Уразай театр коллективы гран-при яулады!
МӘДӘНИЯТ

Уразай театр коллективы гран-при яулады!

29 марттан 24 апрельгә кадәр авыл мәдәният йортлары театр коллективлары арасында район бәйгесе узды.

Ул Россиядә – Педагог һәм остаз елы, Татарстанда  – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.

Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү Тымытык мәдәният йортында үтте.

Гран-прины Уразай театр коллективы яулады.

Беренче урынны:  Тымытык халык театры, Якты Күл һәм Әгерҗе театр коллективлары, икенче урынны: Урманай һәм Тымытык халык театры, Үчәлле һәм Әсәй театр коллективлары; өченче урынны: Таллы Бүләк, Мәнәвез һәм Күктәкә театр коллективлары алды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев