Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Тамырлары Азнакайда булган Мурат Гәрәев Мәскәү сәхнәсен тота

“Битва талантов” бәйгесендә катнашып финалга үткән үсмернең тавыш диапозоны жюри әгъзасы Бедрос Киркоровны да әсир иткән.

(Азнакай, 27 май, Лиза Нур) 5-6 яшеннән иҗтиһат дөньясына чумган Мурат Гәрәев бүгенге көндә Казанда яшәсә дә, аның тамырлары шушында – үзебезнең Азнакайда.

Гомере буе азнакайлыларның сәламәтлеге сагында торган мәрхүм Хәкимҗан Измайловның оныгы ул.

Бәләкәйдән үк җәйләрен әби-бабасы янында үткәргән малай саф татарча сөйләшә. Мәгърүр Чатыр Тау турында язмасы белән ул иншалар бәйгесендә дә беренче урынны алган. Муратның татар җырларын яратуы, халкыбыз җәүһәрләре репертуарларын үз итүе дә әби-бабасы Хәкимҗан белән Рәйсәнең йогынтысы, әлбәттә.

Әле балалар бакчасына йөргән чагында ук республика телеканалында балалар өчен тапшыруларда, музыкаль программаларда чыгыш ясап күпләрне сокландырган малай, әнә шулай әкренләп Мәскәү сәхнәләренә юл ярды.

Болгариядә популяр академия мастер классларында тәҗрибә туплап, репертуарына яңа төсмерләр кертте, милли җырларыбыз нәкышләренә үз бизәкләрен өстәде.

Илебез башкаласында үзәк телевидениедә барган “Битва талантов” бәйгесендә катнашып финалга үткән үсмернең тавыш диапозоны жюри әгъзасы Бедрос Киркоровны да әсир иткән.

Ул Муратка өметле киләчәк юрап, үзенең хуплавын белдерә, киңәшләрен дә җиткерә. Игорь Крутойның популяр музыка академиясе студенты булган үсмернең талантын әнә шулай олпат сәхнә йолдызлары да, яшьләр арасында популярлык казанып килгәннәре дә күреп алып, үз бәясен бирә.

Хәер, әле таланты бөредән чәчәк булып ачылып кына килгән үсмернең инде яулап өлгергән иҗади уңышлары, тоткан сәхнәләре, катнашкан бәйгеләре, мөкиббән тамашачысы хакында бик күп сөйләп булыр иде.

Мурат Гәрәев һәр каникулында әти-әнисе Азат белән Лилиянең туган ягы Азнакайга ашкынып кайта. Күктәкә Сабантуенда кечкенә Мурат башкарган моңлы көйләрнең әле дә кайтавазы калган.

Азнакаебызның аһәңе булып олы сәхнәләрдә җырлары яңгыраган шундый якташларыбыз бар безнең. Муратның да иҗтиһат ялкыны тагын да дөрләсен, яңа уңышларына бергәләп сөенергә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев