Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Әсәй авылы Сабан туенда гер ыргытуда ярыштылар

Әсәй авылы Сабан туе быел да, бүләкләү-тәрбрикләүләргә, күңелле мизгелләргә бай булды.

Оештыручылар  Сабан туеның уен программасына заманча төсмерләр дә кертергә тырышалар. Әсәйлеләрне бу яктан берәү дә куып тота алмас, мөгаен.  Быел да халык милли уеннарда да, башкаларында да бик теләп катнашты. 
Бигрәк тә гер ыргыту бәйгесендә көч сынашырга теләүчеләр күп булды.
- 24 килолы герне хатын-кызлар да, ых та итми ыргыттылар. Әлеге уенны беренче генә үткәрмибез, бәйрәм кунаклары анда бик яратып катнашалар, - ди Әсәй авылы мәдәният йорты директоры Альбина Йосыпова.
Моннан соң гүзәл затлар, табага сулы стакан куеп, аны табагач белән тотып мәйдан әйләнделәр. Аларның җитезлегенә күз дә иярмәде. Шул ук вакытта стаканнан бер тамчы су да түгелмәде!
Якты тоннель уены аеруча күңелле үтте. Өчәр ир-ат һәм хатын-кыз капма-каршы үтә күренмәле бер капчыкка үрмәләп кереп, беренче чыгарга тиеш иде. Халык аларның һәрберсенә көч биреп торды. 
Кайсы Сабан туе милли көрәштән башка үтсен ди! Әсәйдә егетләр яшел чирәмдә бил алышты. Көрәш батыры булып шушы авыл егете Альберт Мамалимов танылды. Үзенең өлешенә “төшкән” тәкәне ул, киләчәккә зур җиңүләр теләп,  яшь көрәшче Ильяс Ихсановка бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев