Азнакай районы авыл мәдәният йортлары арасындагы үзешчән сәнгать смотрында сәпәйлеләр гран-прига лаек булды.
Җиңүчеләр дә күп булдылар. Уразай, Сукаеш мәдәният йортлары – беренчелекне, Татшуган, Чубар-Абдул, Таллы-Бүләк икенчелекне, өченче урынны - Якты-Күл КФҮ, Үчәлле һәм Ирекле мәдәният йортлары яуладылар.
Быелгы үзешчән сәнгать смотр-конкурсы Татарстанда цифрлаштыру елына, Россия халыкларының матди булмаган тарихи мирасына багышланган.
Бу хакта тулырак "Маяк" газетасында укый аласыз.
Нет комментариев