Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Сәпәй авылында Нәүрүз бәйрәме кунаклар җыйды

Әйе, яздан да матуррак, яздан да ямьлерәк һәм күңеллерәк вакыт юктыр ул.

Әйдә, кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дә!

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә!

Әйе, яздан да матуррак, яздан да ямьлерәк һәм күңеллерәк вакыт юктыр ул. Зәңгәр күктән алсу кояш көлә, җырчы кошлар сайрый, җирдә гөрләвекләр шавы ишетелә. Менә шундый матур вакытта безнең Сәпәй авылында мәдәният хезмәткәрләре Нәүрүз бәйрәме оештырдылар.

Татар халкының милли йолаларын искә төшереп, Нәүрүз такмаклары әйтелде. Күңелле уеннарда балалар белән бергә бәйрәм тамашасын карарга килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева барлык авылдашларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, һәр гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм муллык теләде.

Нәүрүз килсә генә, яз була дигән борынгы бабаларыбыз. Яз гүзәле Нәүрүзбикә дә бик матур итеп чыгыш ясады. Кыш бабай үз биләмәләрен язга тапшырырга ашыкмады, көч сынашырга дәште. Яз гүзәле Кыш бабайның барлык шартларын да төгәл үтәп, бәйгеләрдә җиңеп чыкты. Күңелле концерт программасы дәвам итте.

Бәйрәм вакытында телеңне йотарлык тәмле коймак һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. Менә шулай бик күңелле итеп язны каршы алды безнең Сәпәй халкы.

Бу бәйрәмнең гүзәл мизгелләре

Күңелләрдә калсын уелып,

Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп

Очрашырга язсын җыелып!

 

Рүзилә Гәрәева, балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев