Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә спорт бәйрәме уздырдылар.
Балалар саф һавада тәннәрне бераз язып алгач, төрле спорт уеннарында, эстафеталарда көчләрен сынадылар.
Сәламәт яшәү рәвешенә кагылган сорауларга да җавапларны төгәл бирделәр.
Әлеге чара сәламәтлекне ныгытып кына калмады, күтәренке кәеф тә бүләк итте.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директор
Нет комментариев