Уку алдынгылары, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган, спортта, сәнгатьтә югары уңышларга ирешкән укучылар өчен Балалар иҗат үзәгендә район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.
– Сез – безнең горурлыгыбыз. Азнакайның киләчәге сезнең кебек акыллы, сәләтле яшьләр кулында. Яңадан-яңа үрләр яулавыгызны һәм лаеклы алмаш булып үсүегезне телим, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең котлау чыгышында.
Ул сәләтле балалар үстергән әти-әниләргә һәм педагогларга рәхмәтен белдерде.
Бәйрәмдә катнашкан 100 бала да район башлыгының Яңа ел бүләкләрен алды.
.jpg)
Нет комментариев