Район балалар китапханәсендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган музыкаль фольклор кичә узды.
Анда 4 нче лицейның 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Китапханәчеләр аларны татар халыкның традицион культурасы, халык иҗаты үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
“Халкыбызның күңел бизәкләре” күргәзмәсендә татар халкының тарихына, гореф-гадәтләренә, йолаларына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Мәкальләр, табышмаклар, бәетләр, мөнәҗәтләр турында да укучылар бай мәгълүмат алды.
Раян Яхин белән Эвелина Төхбәтуллина башкаруында җырлар кичәнең матур бизәге булды.
Римма Исхакова, китапханәче
Нет комментариев