Халык чыршы тирәли кызыклы уеннарда җырлап-биеп күңел ачты, балалар тау шуып куандылар.
Монолит микрорайонында Казанская урамында Иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. “Калинушка” халык ансамбле җыр-моңнары белән бәйрәмне бизәде. Халык чыршы тирәли кызыклы уеннарда җырлап-биеп күңел ачты, балалар тау шуып куандылар.
– Һава торышы матур булды, халык күп җыелды. Күршеләр бер-берсе белән аралашып, ял иттеләр, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар. Чыршы янында урамалар белән кайнар чәйләр эчеп сыйландык, – ди 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова.
Нет комментариев