Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәнәвездә Яңа ел чыршысы балкый

Үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, борчулары, шул ук вакытта уңыш-шатлыклары белән 2020 нче ел да үтеп бара.

Бөтен дөнья өчен зур сынаулар булган ел. Әле ярый вакыт дигәнең туктап тормый, җир буйлап Яңа ел килә. Шәһәр, авылларыбызда бәйрәм рухы – аны матур итеп каршы алырга әзерләнәбез.

21 декабрьдә Мәнәвез авылында да бик күңелле итеп Чыршы ачу бәйрәме үткәрелде. Аллы-гөлле булып балкыган чыршы әйләнәсендә халык күңел ачты. Мәдәни үзәк коллективы оештырган тамаша олысы-кечесенә хуш килде. Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары халыкны бер дә тик тотмадылар: һәммәсеннән шигырьләр дә сөйләттеләр, җырлатты, биетте, уеннарга дәштеләр. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, ТОС җитәкчесе Фаяз Сәлахов мәнәвезлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

–Барлык авырлыклар артта калып, киләсе елда барыбыз да исән-саулар булып, уңышларга ирешеп, бәхет-бәрәкәттә яшәргә язсын, дип таралышты халык бәйрәмнән, дип бәян итте безгә бәйрәм хакында Халидә Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев