Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Күршеләр күңел ачты

Урам бәйрәме

Азнакайның үзенә генә хас заманча, матур гореф-гадәтләре бар. Шуларның берсе – ямьле җәй башы белән караңгы көзгә кадәр урамнар, кварталларда уздырыла торган кичке бәйрәмнәр. Аларда шул төбәк кешеләре, күршеләр район җитәкчеләре белән гамьле әңгәмәләрдә үз теләк-фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерә, рәхәтләнеп аралаша, ял концерты карап күңел ача, балалар мавыктыргыч та, бүләкле дә уеннарда катнашып кинәнә...

Әнә шундый очрашу сишәмбе көнне Юбилейный урамындагы 8 һәм 12 нче йортлар ишегалдында узды. Әнә, “Жилсервис”ның уңган кызлары мәш килеп табын әзерли. Анда нинди генә милли ризыкларыбыз юк: чәк-чәге, гөбәдиясе, дигәндәй... Көзге уңыш яшелчә-җимеше дә бар. Бәйрәмгә килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллинны, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахмановны, идарәчел компания җитәкчесе Руслан Гәрәйшинны халык уратып алып, үзара гап корганнар. Җитәкчеләре Ландыш Шәрәфиева белән район-шәһәр Мәдәният  йорты үзешчәннәре  концертка әзерләнеп мәш килә. Яшь гаиләләр яшәгән йорт тирәсе ишле бала-чаганың шат авазына күмелгән...

– “Безнең ишегалды” программасы буенча төзелгән заманча мәйданчыклы бу төбәктә бердәм булып, матур гына яшәп ятасыз, районыбызның социаль – икътисади үсешенә лаеклы өлешегезне кертәсез, барысы өчен дә тирән рәхмәтлебез, – дигән сүзләр белән халыкны сәламләп бәйрәмне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Аның сүзен дәвам итеп, “Жилсервис” җитәкчесе Руслан Гәрәйшин соңгы еллардагы эшләрне бәян итте. Аларны башкаруда биредә яшәүчеләрнең дә тәкъдим - фикерләре искә алынуын, үзләренең дә актив катнашуын ассызыклады. 3 нче ТОС җитәкчесе Лиза Нурлыева халыкка җиткерәсе иҗтимагый тормышка кагылышлы мәгълүматлар белән уртаклашты. Микрорайондагы һәр чарада актив катнашучылар, коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендә тырыш хезмәт куючылар, юбилярлар җитәкчеләр кулыннан истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хатлары алды.

Үзешчәннәребезнең моңлы көйләре, рус, татар телләрендәге җырлары ишегалды күршеләрен биюләргә канатландырды, кәефләрне күтәрде. Бала-чага мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган уеннарда зирәклек-җитезлектә көч сынашты.

– Бик күңелебез булды. Җитәкчеләргә әйтәсе сүзләребезне дә җиткердек, рәхәтләнеп концерт та карадык, бергәләп чәйләп тә алдык. Безнең җирлектә яшәүчеләр бик бердәм, аралашып торабыз, күпләр бер-беребезне белә, – ди Рушания ханым. – Ишегалды төзек, матур, йортыбыз яңа, ил-көннәрдә иминлек булып, рәхәт, тыныч яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев