Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Югары Стәрле авылы балалары Яңа ел тарихы белән таныштылар

Авыл китапханәсендә «Кышкы әкият» дип исемләнгән чара үтте

Яңа ел - иң якты, кабатланмас, тылсымлы һәм сихри бәйрәм. Аны аеруча балалар көтеп ала. Алар өчен Яңа ел, беренче чиратта, могҗиза, Кыш Бабай һәм Кар Кызы, бүләкләр белән бәйле. Моннан тыш, балалар бәйрәм турында кызыклы хикәяләр, истәлекләр дә тыңларга яраталар. Югары Стәрле авылы китапханәсендә узган "Кышкы әкият" дип исемләнгән әдәби бәйрәмдә балалар Яңа ел белән бәйле тарихи вакыйгалар белән дә таныштылар. 

- Балалар Россиядә Яңа елны бәйрәм итү, чыршы бизәү һәм Яңа ел төнендә Кыш бабайдан бүләкләр алу традициясе барлыкка килүе турында белделәр. Ике командага бүленеп, тематик биремнәрне үтәделәр: блиц-турнир сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, җитезлек һәм тапкырлыкта ярыштылар, - ди Югары Стәрле авылы китапханәчесе Нәзирә Латифуллина.

Җылы, эчтәлекле, ачышларга һәм төрле истәлекләргә бай булган әлеге чара балалар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев