Ирекле авыл мәдәният йортында эшләүче «Җәй» лагеренда балалар өчен көн саен мавыктыргыч чаралар уздырыла
Ирекле авыл мәдәният йортында эшләүче «Җәй» лагеренда балалар өчен көн саен мавыктыргыч чаралар уздырыла
Бүген алар авыл музеенда булып, авыл тарихы, әби-бабайларның көнкүреше белән таныштылар. Экспонатлар балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар аеруча борынгы йорт кирәк-яракларын кызыксынып карады, өлкән буынның тормышы турында күп яңалык белде.
– Аннары рәсем дәресе үткәрелде. Һәр бала үз фантазиясен эшкә җигеп, “Авылда җәй” темасына рәсемнәр ясады. Төшке аштан соң саф һавада күңелле уеннар дәвам итте. Безнең һәр көнебез әнә шулай күңелле һәм файдалы үтә, – ди клуб җитәкчесе Зөлфия Сабурова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев