Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

”Энҗе” ансамбле энҗедәй балкый [+фото и видео]

Азнакай Мәдәният йорты каршында Диана Шакирова җитәкчелегендә эшләп килүче «Энҗе» балалар ансамбле «TALENT PRESTO” халыкара интернет-конкурсында “Хореография” номинациясе буенча беренче дәрәҗә лауреат булды. Коллектив анда “Уйгыр кызлары биюен” тәкъдим иткән.

Ансабль  2018 елның сентябрь аенда гына оешуга карамастан, шул ук елның ноябрендә Казан шәһәрендә узган «КИТ» халыкара конкурсында өченче дәрәҗә лауреат исемен яулаган. Бу җиңүнең дәрәҗәсен билгеләү өчен жюри рәисенең Санкт-Петербург дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, күренекле Мария театры, Михайловский дәүләт опера һәм балет театрының экс-артисты икәнен әйтү генә дә җитәдер.

– Хореографыбыз Диана Геннадьевна балалар белән бар йөрәген, сәләтен биреп шөгыльләнә, уңышларыбыз – тырыш хезмәт нәтиҗәсе, – диләр әти-әниләр.

 «Энеҗе»ләр шәһәребездә уза торган чараларда да актив катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев