Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Чатыртауга багышлап – өр яңа җыр! - 2 ВИДЕО

Быел районыбызда Чатыртау елын билгеләп үтәбез. Азнакаебызның иҗат ияләре аңа багышлап яңадан-яңа җырлар, шигырьләр иҗат итә.

Актүбәдә яшәүче, үзенең моңлы җырлары, мәгънәле шигырьләре белән райондашлары күңелен генә яулап калмаган, ә үзләренең үзешчәннәр төркеме концертлары белән күрше-тирә районнардан да кайтып кермәгән Ләйлә Кәрәмова да мәгърүр тавыбызга мәдхиясен шигъри юлларга, көйгә салган.

И Чатыр-Тау ерак-ераклардан,

Саумы диеп дәшеп торасың.

Озын сәфәрләргә киткәннәргә,

Бәхет теләгәндәй каласың!

Күзәтимче үрләреңә менеп,

Азнакаем – гүзәл каламны.

Якты хисләремә биреләм дә,

Онытамын бөтен дөньямны!

Күпме тарих, күпме могжизалар,

Бер сер булып кала тавымда.

Онытылмас, олуг зур бәйрәмнәр,

Итәгендә үтә барысы да!

Яшь парлар да бәхет сорап килә –

Изге тавым,к аршы аласың.

Гашыйкларга матур тормыш теләп,

Бар серләрен үзеңә аласың!

Зур тарихлы, гүзәл Чатыр -Тавым,

Матурлансын, әйдә яңарсын!

Чит җирләрдән килгән кунаклар да

Горур тауга карап соклансын!

Ачык һавадагы музей булып,

Балкып торсын чакрып үзенә.

Мирас булып калсын оныклага,

Яңарышлар, алгы көненә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев