Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Буралыда язны каршыладылар

Буралы авылында язны каршыладылар

Буралы авылында язны каршыладылар

Елның иң матур фасылы яз ае күңелләрне, күзләрне иркәләү белән бергә тормышыбызга матур бәйрәмнәр дә алып килә. 26март көнне Буралы авылы китапханәсендә “Хуш киләсең, Нәүрүзбикә” бәйрәме узды. Чарага һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре, ветераннар, мәктәп укучылары чакырулы иде. Әкият геройлары белән бергәләп Кыш бабайны озату, Нәүрүзбикәне каршы алу, туган якларга кайткан кошларны сәламләү кебек күренешләр ярдәмендә балалар татар халык йолалары белән таныштылар. Өлкәннәр белән бергәләп борынгы уеннар уйнап, бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмгә килгән һәр бала үзенең һөнәрен күрсәтеп, Нәүрүзбикәдән күчтәнәч кабул итеп алды. Шулай ук бәйрәмдә “Иң актив китап укучы”лар тәбрикләнде.

Бәйрәмнәр килә дә китә, ләкин алардан алынган тәэсирләр күңелне иркәләп, алга барырга көч өсти.Бәхетле язлар булсын!

Вәсимә Фәхриева, Буралы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев