Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Чатыр Тавы илледән артык иҗат коллективын җыйды

Азнакайның мәгърур Чатыр Тавында тугызынчы елын үткәрелүче халыкара фольклор фестивале Татарстан, Башкортсан республикалары, Оренбург өлкәсенең төрле районнарыннан җыр-моңга гашыйк, халык җәүһәрләрен яңартып-саклап яшәүче 50 дән артык иҗат коллективын 12 июльдә үз итәгенә җыйды.

Ул, гадәттәгечә, тарихи күренешләрне чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ерак араларны якын итеп килгән барча кунакларга зур рәхмәтен белдерде.

– Фестиваль милләтләр арасында дуслыкны ныгытуда, туганлык, бердәмлек хисләрен арттыруда, ата-бабаларыбызның йолаларын, инде онытыла барган матур көй-моңнарын яшь буынга җиткерүдә зур роль уйный. Күркәм гореф-гадәтләребезне, телебезне саклап, туган җиребез белән горурланып, дус булып яшик, – диде ул.

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлау телеграммасы да зур бәя булып килеп иреште бу көнне.

«Данлыклы Чатыр тау итәгендә ел саен ямьле җәй көнендә, ата-бабаларыбыз рухын олылап, уртак тарихлы, уртак телле төрки халыкларны туплаучы-берләштерүче халык иҗаты, җыр-моң бәйрәме үткәрелү – тирән ихтирамга һәм мактауга лаек сокландыргыч күренеш.

Халыкыбыз рухияте җәүһәрләрен Чатыр тау биеклегеннән, сәнгати югарылыкта яңгырату – мәдәни хәзинәләрбезне саклау һәм баету, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда әһәмиятле гамәл булып тора. Тугандаш халыкларыбыз үсеше хакына куйган олы хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм.

Фестивальдә катнашучы барлык иҗатчыларга, аларны тыңлап милли кыйблаларын һәм иманнарын ныгытучы тамашачыларга, бәйрәмне оештыручыларга – барыгызга да сәламәтлек, бәрәкәт һәм иҗади уңышлар телим!» – дигән тирән ихтирам белән Минтимер Шәймиев.

 

Җыенның дәрәҗәле кунаклары – Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, ТР ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков та кайнар котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр.

– Төрки халыкларның дуслыгын, тарихын чагылдыра торган бик күркәм бәйрәм. Азнакай районы хакимияте мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирә. Аны бүгенге чараның оештырылуыннан да күрергә була. Киләчәктә дә Чатыр Тау битләрендә күрешергә язсын, – диде Ленар Хәкимҗанов.

Бәйрәмгә күренекле якташларыбыз да кайткан иде.

– Фестиваль күзгә күренеп, елдан-ел зурая, географиясе киңәя, даны арта, – ди Татарстанның Атказанган артисты Равил Галиев.

Үз әсәрләрендә Чатыр тавын югары күтәргән, аңа мәдһия җырлаган халык язучысы Марсель Галиевны бу җиргә аяк басу аеруча дулкынландыргандыр.

– Чатыр Тавы бик күп истәлекләр, дуслар белән бәйле. Бу җыенда күпме кеше үз талантын күрсәтә. Мондый җир кайда бар тагын?! Чатыр Тавы барысына шаһит. Халыкның бер җыелып, Ходайга якынаеп алуы дип аңлыйм мин бу бәйрәмне, – ди ул.

“Сабыйлар аланы”, “Тарих аланы”, “Чәк-чәк аланы”, “Сөлге аланы” һәм “Халыклар дуслыгы урамы” мәйданчыкларында халык иҗаты, төрки халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган күргәзмәләр, аш-су өстәлләре оештырылды. Осталар башкаладан, башка шәһәр-районнардан да килгәннәр иде. Ачык һавада тәмле

исләр чыгарып, коймагы, бавырсагы, пылавы, шашлыгы пеште. Самоварларда пар бөркеп чәйләр кайнады.

– Без Чирмешән районыннан килдек. “Чатыр тау җыены”нда беренче ел катнашабыз. Үзебезне сынап карарга булдык. Утарыбызны халык бик яратты, тәмле аш-суларыбыз белән сыйланды, күчтәнәчкә дә кош теле, бавырсакларыбызны алып киттеләр, – ди “Энҗеләр” ансамбле солисткасы Гөлнур Шәкүрова.

Оренбург өлкәсеннән Гөлсинә Путилова да бәйрәмдә беренче тапкыр катнаша икән.

– Бик матур чара, күңелем тулды. Чәчкә кебек кешеләр. Һәрберсе ачык йөзле, бер-берсенә елмаялар. Дус яшәү үзе бер бәхет бит, – ди ул.

Башкортстанның Гафури районы «Морзакай» ансамбле исә фестивальдә дүртенче елын чыгыш ясый.

– Бик шатланып киләбез. Төрле халыкларны берләштерә торган бәйрәм, иҗатыбызга дәрт, илһам бирә, – ди Флер Маһриев.

Җыенның матур йоласы буенча быел да Чатыр Тау батыры билгеләнде. Тау итәгеннән аның түбәсенә кадәр иң беренче булып 22 яшьлек Рушат Исламов йөгереп менде.

– Һөнәрем буенча – мин коткаручы, шуңа күрә спортсыз булмый, җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. Әлбәттә, тауга каршы йөгерү авыр, шулай да унбиш егетне уздым, – ди ул.

Аның иңенә Азнакай гүзәле чиккән сөлге салдылар.

Сәхнәдә матур, кабатланмас җыр-биюләре, гореф-гадәтләребез күренешләре белән иҗат коллективлары бер-берсен алыштырып тордылар. Һәр чыгышны тау итәге тулы тамашачы күзе белән иркәләп, күңеле белән сөенеп карады.

Әнә шулай быел да «Чатыр тау җыены», көн яңгырлы булуга карамастан, халыклар дуслыгының бер якты чагылышы булып, бер сулышта, зур оешканлык белән узды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев