Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның яшь артистлары театраль маэстродан мастер-класс алдылар

Мәдәни үзәктә муниципаль Татарстан Республикасының Атказанган артисты, күп кенә халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр иҗаты һәм режиссура кафедрасы доценты Азат Зарипов катнашында «Театр сәнгате чаралары белән шәхеснең иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү» дигән мастер-класс узды.

Анда театр түгәрәкләрендә, студияләрдә шөгыльләнүче балалар һәм аларның җитәкчеләре килгән иде. Азат Әнәсович профессиональ киңәшләре белән уртаклашты, сөйләм дикциясе һәм чисталыгы, артистларның кыюлыгын, актерлык игътибарын, хыялларын, сәхнә аралашу күнекмәләрен үстерү өстендә эшләде. Мастер-класс программасына шулай ук сәхнә һәм этюдлар кую күнегүләре кертелгән иде.

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова Азат Зариповка нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде, Рәхмәт хаты тапшырды.

Бу очрашу бик нәтиҗәле узды, алга таба мастер-класста алган күнекмәләр балаларга яңа куелышлар өстендә эшләргә генә түгел, ә уку-укыту эшчәнлегендә, һөнәр сайлауда да, көндәлек тормышта да ярдәм итәчәк.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев