Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Яңа Юлы Сабан туен бәйрәм итте

Шәһәргә караган әлеге микрорайонда мең ярымнан артык йорт бар, алты меңгә якын кеше яши.

Азнакай | 16 июль | Резеда ШӘРИПОВА | Узган шимбәдә Яңа Юл бистәсе Сабантуйга кунаклар җыйды. Милли бәйрәмебезне үткәрү биредә матур традициягә әверелде.

Шәһәргә караган әлеге микрорайонда мең ярымнан артык йорт бар, алты меңгә якын кеше яши. Соңгы бер-ике елда күп балалы гаиләләргә бирелгән участокларда да яңа йортлар калыкты. Микрорайонда сәүдә нокталары, балалар бакчасы эшли.

Бәйрәм белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин киләчәктә яңа участокларны газлаштыру, юллар, тротуарлар салу буенча эшләрнең дәвам итәчәген белдерде.

Ул шулай ук Яңа Юлга ФАП, китапханә, клубны үз эченә алган күп функцияле үзәк  кирәклеген дә әйтте. Монда халык  базларга, подвалларга су чыгудан интегә.

– Дренаж буенча проект эзерләнә. Башкарасы эшләр күп, аларны бер елда гына хәл итеп булмый, әкренләп барысын да тормышка ашырырбыз, – диде Марсель Шәйдуллин.

Ул бистә үсешенә лаеклы өлеш кертүче депутатлар Марат Гайсин һәм Әдип Шәрәфиевкә, әлеге территориаль иҗтимагый үзидарәне уңышлы җитәкләгән Сәйлүн  Гомәровка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук бистәнең олуг юбилярларын да, иң яхшы ишек алды хуҗаларын да, мәктәпне медальгә тәмамлаучыларны да, яңа туган сабыйны да билгеләп үттеләр.

Территориаль иҗтимагый үзидарәнең яңа рәисе Риф Самаров бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән барлык иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде.

«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы кызлары бу бәйрәмнән дә читтә калмаганнар, үзләре пешергән милли аш-сулардан өстәл корганнар.

– Күп балалы бер гаиләгә ярдәм йөзеннән бүген без аларны сату оештырдык, – ди районның хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева.

Әлеге хәйрия акциясеннән барлыгы 11 500 сум акча җыелган.

Сабантуйны үзләренең җыр-моңнары белән районыбыз сәнгать осталары бизәде. Бәйрәм  милли уеннарга, ярышларга бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев