Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Монолит микрорайонында чыршы ачылды

Шәһәрдә иң беренче чыршы бәйрәме, гадәттәгечә, Монолит микрорайонында узды.

Спорт мәйданчыгында купшы бизәлгән чыршы кичке якта олысы-кечесен үз янына бәйрәмгә җыйды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашып, биредә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләделәр һәм юбилярларга район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырдылар.

4 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова тырышлыгы белән уздырылган Чыршы бәйрәмендә Яшьләр үзәге коллективы балалар өчен уеннар оештырып, бүләкләр дә тараттылар. Монолитта яшәүчеләр "Ләззәт" бию коллективы чыгышын да дәррәү алкышларга күмеп, кышкы кичтә чыршы янында түгәрәк өстәл артында кайнар чәй һәм тәм-томнар белән дә сыйланды.

Чыршы янында бәйрәм - соңгысы түгел, ул 3 һәм 9 гыйнварда үз янына балалар һәм ата-аналарны чакырып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев