Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның мәдәният хезмәткәрләрен котладылар

Бүген районыбыз мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп уздылар.

“Сез башкалар ял иткәндә дә һәрчак эштә. Кешеләргә шатлык, рухи байлык өләшәсез. Төрле бәйгеләрдә зур җиңүләр яулап, Азнакаебызның, республикабызның данын еракларга танытасыз”, - дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдулин  аларга рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде, бер төркем мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Быел районыбыз мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән Ютазы районының Уруссу Мәдәният йорты иҗат коллективы котларга килде. Алар иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.

“Ике арадагы дуслык күп еллар дәвам итә. Күптән түгел без ютазыларны тәбрикләп кайткан идек. Алга таба да хезмәттәшлегебез дәвам итәр дип ышанабыз”, - ди Азнакай Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев