Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Халыклар дуслыгы йортында мигрантларның балалары өчен Яңа ел тамашасы узды (ФОТО)

​​​​​​​Әлеге чарага районыбызда яшәүче төрле милли диаспоралар гаиләләре чакырылды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева аларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Кунаклар башта әкият-тамаша карадылар, әкият геройлары белән бергә табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Яңа ел чыршысы янында җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.

Милли диаспора вәкилләре шундый матур, шатлыклы бәйрәм бүләк иткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев