Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның “Чулпан” йолдызлары бәйге турында фикерләрен белдерде

Быел мәртәбәле “Чулпан” бәйгесе Азнакай районында 23 нче тапкыр уздырыла.

Мансур Атаджанов, “Яшь фермер” номинациясе лауреаты, Сарлы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы:

– Безнең гаилә фермерлык белән шөгыльләнә. 100 баш сыер асрыйбыз. Җәй көне басуда әтигә ярдәм итәм. Киләчәктә табиб булырга хыялланам. “Чулпан”да беренче тапкыр катнашам. Бик кирәк дип уйлыйм мондый конкурслар.

Вилена Филипова, “Йолдыз” номинациясе лауреаты, 4 нче лицейның 4 нче сыйныф укучысы:

(фотода уңнан беренче)

– Мин  бары тик яхшы билгеләренә генә укыйм, төрле конкурсларда актив катнашам. Музыка мәктәбенә йөрим. “Чулпан” конкурсында да үземне сынап карыйсым килде. Үз-үзеңә ышанырга кирәк, шул чагында теләгеңә ирешеп була.

Инзилә Хөсәенова, “Пегас” номинациясендә лауреат, гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы:

– Узган ел  Бөтенроссия конкурсында җиңеп,  мәктәбебезнең иҗат төркеме белән “Артек”та ял итү насыйп булды. Анда онытылмаслык тәэсирләр алып кайттык. Журналистлык эше мавыктыргыч, әлбәттә, шулай да минем укытучы буласым килә.  “Чулпан”да җиңү миңа канатлар куйды. Ул минем өчен тагын бер югары баскыч. Әлеге конкурсны оештыручыларга бик рәхмәтлемен.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев