Иң элек сүзне шуннан башлыйк әле: нәрсә ул глэмпинг?
Беренче тапкыр ул Бөек Британиядә кулланыла башлый. Инглизчә glamour һәм camping сүзләрен татарчалатыбрак әйтсәк – затлы кемпинг дияргә була. Ул экотуризмның бер юнәлеше булып тора, табигать кочагында бөтен уңайлыклар тудырып ял итү, ягъни, йомшак түшәк, ризык пешерү җиһазлары, душ, бәдрәф... – барысы да анда бар.
Менә шундый заманча көнкүрешле ял урыны нефтьчеләр тарафыннан үзебезнең җирлектә – Чатыр Тау итәгендә дә төзелеп килә.
Нет комментариев