“Сандугач сайрар илем” XXV төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивале яңадан-яңа талантлар ачуын дәвам итә.
Әлмәт шәһәренең Иске Әлмәт мәдәният йортында аның “Вокал. Ансамбльләр” номинациясе буенча бәйгесе узды. Анда Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге “Бәхет” вокаль ансамбле гран-прига лаек булды. Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” вокаль ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат исемен яулады.
Нет комментариев