Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлыларны “Каз өмәсе” көтә!

Авыл үзешчәннәре борынгы йолабызны күрсәтеп, осталыкта-булганлыкта көч сынашачак. Шулай ук авылларыбызның елга-суларында үскән каз түшкәләрен, эче-башын, мендәрләр, камыр ризыкларын сату да оештырыла.

Борын-борынгыдан килгән күркәм йолаларыбызның берсе – “Каз өмәсе”. Элек-электән халык каз асраган, җиргә ак кар төшкәч, өмәләр оештырган. Җырлап-биеп, каз маенда йөздереп тәбикмәкләр пешереп сыйланып, күңел ачканнар. Кышкы озын кичләрдә канат сыдырып, каз мамыгыннан йомшак мендәрләр ясаганнар.

Әлеге чорларга әйләнеп кайтасыгыз килсә, 19 декабрьдә 18.00 сәгатьтә шәһәребез Мәдәният йортына “Каз өмәсе”нә килегез! Авыл үзешчәннәре борынгы йолабызны күрсәтеп, осталыкта-булганлыкта көч сынашачак. Шулай ук авылларыбызның елга-суларында үскән каз түшкәләрен, эче-башын, мендәрләр, камыр ризыкларын сату да оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев