Азнакайлылар «Тарихта без эзлебез” бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар (ФОТО)
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар «Тарихта без эзлебез” бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар (ФОТО)

​​​​​​​Лениногорск шәһәрендә узган “Тарихта без эзлебез” нәсел шаҗәрәсе зона бәйгесендә районыбыз данын Сәпәй авылыннан Солтановлар гаиләсе яклады.

Ел саен үткәрелә торган әлеге чарада тугыз район катнашты. Солтановлар аш-су һәм кул эшләре күргәзмәсендә дә, визит карточкасы белән нәсел шаҗәрәсен тәкъдир иткәндә дә сынатмадылар. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Мирфаяз Солтановның күпъеллык хезмәтләре дә бик урынлы булды. Шәһәребез Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт номеры да җиңүгә үз өлешен кертте. Конкурс нәтиҗәләре буенча азнакайлылар өченче урынны яуладылар.


Нет комментариев