Азнакайның «Акчарлак» рестораныда Әзербайҗан диаспорасы шәһәребездә гомер кичерүче төрек гаиләсе белән бергә Нәүрүз бәйрәме үткәрде.
Әлеге кичәне милли биюләр, җырлар, мул нигъмәтле табын бизәде. Төрки халыкларда яңа тормыш яралу билгесе – бодайның яшел үсентеләре дә өстәлдә урын алган иде.
Бәйрәм белән тәбрикләп, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гүзәл Николаева изге теләкләрен җиткерде.
.jpg)
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев