Азнакайда тарихи сәгать узды
Азнакай шәһәренең Мәдәният үзәге хезмәткәрләре халыкка кино хезмәте күрсәтү белән берлектә «Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызның роле»дип исемләнгән тарихи сәгать уздырдылар.
Әлеге чара катнашучыларда сугыш елларында хатын-кызларның батырлыгы мисалында патриотизм хисен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Әңгәмә барышында балалар хатын-кызларның сугышта күрсәткән батырлыклары, тылдагы казанышлары турында танып белделәр. Сугышның беренче көннәреннән үк хатын-кызлар үз теләкләре белән Совет Армиясе сафларына кергәннәр, совет халкының фронттагы һәм тылдагы уңышлары да аларның фидакарь хезмәтләренә бәйле.
Балалар сугыш елларындагы хатын-кыз батырлыгы, фидакарьлеге, аларның авыр язмышы турында видеоролик карадылар һәм һәр бала үзе өчен хатын-кызның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында нәтиҗә ясады.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев