Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Музейлар төне»акциясе узды

Азнакай төбәкне өйрәнү музее әлеге акциядә сигезенче тапкыр катнаша. Быел бу чара балалар иҗат үзәге белән берлектә үткәрелде һәм "Традицияләргә мода" шигаре астында узды.

"Тарихны белгәнгә күрә генә без дөньяда бара торган вакыйгаларның сәбәпләрен аңлыйбыз һәм алар турында уйланабыз. Үткәннәр безгә сабак бирә. Тарих – ул безнең тормыш, аны буыннан-буынга тапшырырга тиешбез", - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев чараны ачып.

Бу көнне Бөгелмә шәһәрендә яшәп иҗат итүче танылган рәссам Яков Лукьяненконың «Космос һәм кеше» иҗат күргәзмәсе ачылды. Аның картиналары тулы бер галәмне ачып, космик киңлекнең фантастик чынбарлыгына чумарга мөмкинлек бирде. Рәссам әлеге күргәзмәсен кешенең космоска беренче тапкыр күтәрелүенә 60 ел тулуга багышлаган.Картиналарда Бөгелмәдә туган, Роскосмосның 121 нче космонавт-сынаучысы, Россия Федерациясе Герое Сергей Рыжиковны да күрергә мөмкин.

"Мин профессиональ пилот, 30 ел очучы булып эшләдем. Сынлы сәнгатьнең күп кенә юнәлешләре бар. Казимир Малевич, Роберт Фальк, Аристарх Лентуловларның иҗаты минем игътибарны җәлеп итте. Әлеге авторларның картина репродукцияләре белән якыннан танышканнан соң, галәмне язарга теләдем», - дип аңлатты Яков Лукьяненко үзенең иҗади эшләрен.

Тамашачылар «Музейлар төне» акциясе кысаларында яңартылган экспозицияләр белән танышып, музей һәм Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре берлегендә оештырылган танып-белү мастер-класслары һәм кызыклы викториналарда катнаштылар. Биредә мәктәп укучылары өчен Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү квесты» үткәрелде, ә өлкәннәр өчен Азнакай туган якны өйрәнү музее оешуга 30 ел тулу уңаеннан «Туган як белгечләре» дигән квест-уен оештырылды.

Кичке чаралар концерт программасы, бүләкләү, экспозиция заллары һәм фонд саклагычлары буйлап төнге экскурсия белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев