Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда хорлар көрәште. Гран-прины кем яулады? - ФОТО һәм ВИДЕО

Ул өченче елын үткәрелә.

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә мәгариф идарәсе тарафыннан сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан «Хорлар көрәше» муниципаль бәйгесе узды. Ул өченче елын үткәрелә. Быел анда башка елларга караганда азрак - 8 мәктәп хоры катнашты.

Гран-прига 7 нче мәктәпнең Резеда Гыйләҗева җитәкчелегендәге «Казаки» хоры коллективы лаек булды.

Беренче урынны 6 нчы мәктәпнең «Супер детки!» хоры алды (җитәкчесе Василиса Вицкая). Икенче урын 9 нчы һәм Победа мәктәпләре кулында. Өченче урынны шулай ук ике коллектив бүлеште: Азнакайның 1 нче һәм 3 нче мәктәпләре хорлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев