Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Каз өмәсе» авыл уңганнарын җыйды

Шәһәребез Мәдәният йортында узган “Каз өмәсе” бәйгесендә әлеге чорларга әйләнеп кайткандай булды тамашачы.

Борын-борынгыдан килгән күркәм йолаларыбызның берсе – “Каз өмәсе”. Элек-электән халык каз асраган, җиргә ак кар төшкәч, өмәләр оештырган. Җырлап-биеп, каз маенда йөздереп тәбикмәкләр пешереп сыйланып, күңел ачканнар. Кышкы озын кичләрдә канат сыдырып, каз мамыгыннан йомшак мендәрләр ясаганнар.

Шәһәребез Мәдәният йортында узган “Каз өмәсе” бәйгесендә әлеге чорларга әйләнеп кайткандай булды тамашачы. Авыл үзешчәннәре борынгы йолабызны күрсәтеп, осталыкта-булганлыкта көч сынаштылар.

Фойеда авылларыбызның елга-суларында үскән каз түшкәләрен, эче-башын, мендәрләр, камыр ризыкларын сату да оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев