Азнакай укучылары «Тамчы-шоу»да җиңде
МӘДӘНИЯТ

Азнакай укучылары «Тамчы-шоу»да җиңде

Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Азалия Кариева, Әдилә Җәләева һәм Алина Мурзина, укытучылары Резеда Гәрәева һәм Светлана Алтынбаева җитәкчелегендә, Халыкара фәнни-танып белү, иҗади һәм интеллектуаль «Тамчы-шоу» конкурсында катнаштылар.

Бәйгедә алар Югары Ослан мәктәбе укучылары белән көч сынаштылар. Укучылар биология, география, татар теле, математика һәм тарих фәннәрен яхшы белүләрен күрсәтеп, җиңү яуладылар.

Светлана Алтынбаева


Нет комментариев