Азнакай укучылары халык уен коралларында уйнадылар, җырладылар
МӘДӘНИЯТ

Азнакай укучылары халык уен коралларында уйнадылар, җырладылар

Азнакай шәһәренең Мәдәни үзәге 7 нче урта мәктәп укучылары белән фолк-дәрес уздырды.

“Бу чара Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды. Дәрестә балалар  татар халык иҗаты, милли киемнәре белән таныштылар, уен коралларында уйнап, җырлап карадылар. Туган телебезне һәм милли гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга җиткерүдә мондый дәресләр зур әһәмияткә ия”, – ди Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.


Нет комментариев