Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда күренекле рәссамнарның күргәзмәсе еш оештырыла.
Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге бу юлы авангардчыларның иҗат җимешләрен тәкъдим итә.
Картиналар күргәзмәсен ачу тантанасында бүлек рәисе Ленар Әхмәтов, Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов, халык рәссамы Мадияр Хаҗиев катнашты.
Авангардчыларның эшләре белән рәсем сәнгатен яратучы укучылар һәм җирле рәссамнар танышты.
Нет комментариев