Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районы Мәсгут авылында Сабан туен бәйрәм иттеләр

Абсолют батыр Таһир Сәхабетдинов тәкәне Сарлыга алып китте, сәгатьләр буе эсседә багана башында торган әтәчне Мәсгут егете Илнар Мәйлүнов менеп коткарды.

Азнакай | 2 июль | Ильяс Баһауов | Берничә ел инде Мәсгут авылы районда Сабантуйны иң соңгылардан булып уздыра. 30 июнь көнне буа яр буе милли бәйрәмнән гөрләп торды.

Гореф-гадәт буенча Сабантуйны мулла изге дога белән ачып җибәрде. Аннары инде гармун тавышлары яңгырады, җыр-бию, уеннар башланды.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән тәбрикләп, авылның алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Шулай ук яңа туган сабыйларны да билгеләп үттеләр, чөнки авылның киләчәге – алар кулында.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Мәсгут елдан-ел матурая һәм бу авыл җитәкчелегенең, халыкның зур тырышлыгы.

– Быел без “Иң төзек авыл җирелеге” исемен яулап, 100 мең сумлык сертификатка лаек булдык, авылдашларга зур рәхмәт, – диде Мәсгут авыл җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахманов.

Бәйрәм мавыктыргыч уеннарга бай булды, хәтта “Нива” машинасына кадәр тартыштылар.

Халыкны үзләренең матур җырлары белән Казаннан кайткан кунак-җырчы – Назир Сабиров һәм Азнакайның сандугачы – Марат Музаффаров ял иттерделәр.

Көрәшкә килгәндә, хәтта кечкенәләр категориясендә җиңүче бәрән белән бүләкләнде.

Зурлар арасында Мәсгут авылы Сабантуеның абсолют батыры булып Сарлы авылы көрәшчесе Таһир Сәхабетдинов калды. Аның җилкәсенә тәкәнең саллысын салдылар.

Халык сәгатьләр буе эсседә багана башында торган әтәчне кызганды. Аны Мәсгут авылы егете Илнар Мәйлүнов коткарды, колгага җитез генә үрмәләп менеп, әтәчне алып төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев