Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай паркларында – мәдәни мохит

Район муниципалитеты инициативасы һәм “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән “Мәдәни мохит” проекты быел 17 июньдә старт алды.

Өч ай буена шәһәребездә төрле күңел ачу чаралары оештырылачак.

Проектның төп максаты – шәһәрдә актив мәдәни мохитне үстерү һәм азнакайлыларның үзләрен – һәвәскәр һәм профессиональ сәнгать коллективларын, язучыларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны, биючеләрне, җырчыларны иҗатка тарту.

Узган җомгада әлеге проектның беренче чаралары үткәрелде инде:  Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Кара елга буенда балалар өчен туган як темасына багышланган викторина, Гаилә паркында мастер-класслар оештырдылар, мультфильм күрсәттеләр.

Кичен Татарстан мәйданында әлеге проектны ачу тантанасы булды.

  • Проект кысаларында бай мәдәни программа каралган. Бу чаралар атна саен шәһәребезнең “Гаилә”, “Мәрхәмәтлелек”, “Тарсус” паркларында, мәдәният йортлары, Татарстан мәйданында һәм башка урыннарында уздырылачак. Азнакайлыларга эштән соң, барлык мәшәкатьләрдән арынып, гаилә белән ял итү өчен бик яхшы мөмкинлек бирелгән, – диде чараны ачканда башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Азнакайлыларга, шәһәребез кунакларына үзэшчән  сәнгать артистлары әзерләгән күңелле концерт тәкъдим ителде.

Үткәреләсе барлык чаралар белән шәһәребез афишаларында һәм социаль челтәрләрдә танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев