Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай кызы Сабина Сәмигуллина Бөтенроссия фестивалендә җиңгән

Күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган мәктәп укучылары арасындагы “Ул кабызган утлар балкышы” V Бөтенроссия фестивалендә Азнакай гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы Сабина Сәмигуллина икенче урынны яулады.

Фестиваль Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Язучылар һәм Рәссамнар берлекләре белән берлектә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан үткәрелә.

Быелгы бәйгедә илебезнең төрле төбәкләреннән 100 дән артык бала катнашкан. Алар Кәрим Тинчурин әсәрләре һәм милли классик драматургиянең асыл үрнәкләре буенча спектакльләрдән өзекләр, монологлар, җырлар һәм башка иҗади номинацияләрдә көч сынашкан.

– Бу бәйгедә беренче тапкыр катнашабыз. Үзебез өчен көтелмәгән җиңү булды. Сабина гала-концертта да чыгыш ясады. Шулкадәр көчле әзерлекле балалар арасында икенче урынны алуыбызга шатбыз, – ди гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Диләрә Фәсиева.

Сабина Сәмигулина фестивальдә “Сибелә чәчәк” спектакленнән “Яшьлегем хисләре” дигән җырны башкарган. Ул мәктәп чараларында да актив, җырлый, шигырьләр яза. Узган уку елында “Пегас” номинациясе буенча районның “Чулпан” премиясенә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев