Азнакай халык театры төбәкара милли театр фестивалендә гран-прига лаек булды
МӘДӘНИЯТ

Азнакай халык театры төбәкара милли театр фестивалендә гран-прига лаек булды

Режиссер Гөлсинә Җамалиева җитәкчелегендәге Азнакай халык театры Самара өлкәсе Камышлы авылында узган төбәкара милли театр фестивалендә гран-прига лаек булды.

Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлап үткәрелгән әлеге бәйге ике турдан торган һәм жюри карамагына Камышлы районы, Самара өлкәсе, Татарстаннан 16 коллектив видео-спектакль тәкъдим иткән.

”Икенче турга узып, чакыру алдык. Гала-концерт безнең театрның Авксентий Цагарели әсәре буенча куелган “Ханума” спектакле белән башланып китте. Тамашачы бик җылы кабул итте. Әлеге спекталь белән “Идел-йорт” төбәк фестиваль-конкурсында беренче урынга лаек булдык. Күптән түгел Лениногорск шәһәрендә чыгыш ясадык, 14 апрельдә Азнакайда мәдәният йортында куячакбыз. Тамашачыларны көтеп калабыз”, – ди район-шәһәр Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев