Азнакай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Учреждение җитәкчеләре изге теләкләрен җиткерделәр. Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистлары җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Интернат-йорт хезмәткәрләре дә, биредә яшәүчеләр дә рухи күтәренкелек, яхшы кәеф алдылар.
Анастасия Кравченко, социаль эш буенча белгеч
Нет комментариев