Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан музыкаль кичә узды.
Актүбә бистәсе ветераннар советы рәисе, автор-башкаручы Ләйлә Кәрәмова һәм биредә тәрбияләнүчеләр җырларын бүләк иттеләр. Концертта катнашучылар милли киемнәрдә җырлап-биеп күңел ачтылар, туган яклары турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Анастасия Кравченко, социаль эш буенча белгеч
Нет комментариев