Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай балалары театр серләренә төшенеп үсәләр

27 мартта Халыкара театр көнен билгеләп узалар.

Азнакаебызда да халык театры, бик күп мәдәният йортларында, мәгариф учреждениеләрендә үзешчән театрлар, театр түгәрәкләре уңышлы эшләп килә. Алар район, республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар, чыгышлары белән халыкны нурга, яктылыкка өндиләр.

Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә дә педагог Илдар Динмөхәммәтов җитәкчелегендә театр бүлеге бар. Ул укучыларны сәхнә серләренә өйрәтә.

Әле күптән түгел Илдар Динмөхәммәтов Әлмәт шәһәрендә узган “Урсал тауда” фестиваль-бәйгесендә “Сәнгатьле уку” номинациясендә гран-при яулады. Республика күләмендә узган “Татар сүзе” бәйгесендә “Мәсәл” номинациясендә беренче урынга лаек булды

Театр бүлеге хакында Илдар Динмөхәммәтов белән әңгәмәбезне “Маяк” газетасының киләсе җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев