Март ае фестивальләргә һәм иҗади бәйгеләргә бай. Әлмәт шәһәрендә узган “Яшь вокалчы” республика конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары романслар һәм классик көйләр башкардылар.
Фирдәүс Әхмәтгалиева укучылары Гәрәев Булат I дәрәҗә, Фазлыев Рамазан – II дәрәҗә, Наилә Шәрифуллина укучылары Кәлимуллин Ридель - I дәрәҗә лауреат, Галләмова Ясминә – I дәрәҗә дипломант, Тимирова Эллария – II дәрәҗә дипломант булдылар.
Казанда “Бәллүр йолдызчыклар” Бөтенсоюз фестиваль-конкурсында да “Вокал” номинациясендә Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” вокал ансамбле һәм “Башкару осталыгы” номинациясендә Нәфыйкова Инзилә, Луиза Бакина укучылары Бакин Владислав I дәрәҗә лауреат исемен яуладылар, Ваһапова Дәлилә, Ваһапова Даяна – дипломант булдылар.

.jpg)
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев