Азнакай 6 нчы урта мәктәбендә әниләрне бәйрәм белән котладылар
МӘДӘНИЯТ

Азнакай 6 нчы урта мәктәбендә әниләрне бәйрәм белән котладылар

Балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.

6 нчы урта мәктәптә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Мәктәп җитәкчелеге исеменнән директор урынбасары Регина Сафина тәбрикләде. 2 нче сыйныф укучыларының җырларын, шигырьләрен әниләре, әбиләре дулкынланып тыңладылар. Үзләре дә “Шалкан” әкиятен сәхнәшләштерделәр.

Балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар.


Нет комментариев