Мәдәният йорты каршындагы “Хәтирә” халык ветераннар ансамбле үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп узды.
Коллективны мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева, район-һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.
“Сез халык җырларын яңартып, бәйрәмнәргә ямь өстисез. Үзегезнең тормышны, сәхнәне яратуыгыз, яшәү дәртегез белән безгә үрнәк булып торасыз”, – диде Гөлсинә Хафизова.
Юбилей концерты ансамбль, аның солистлары, иҗатташ коллективлар чыгышы белән үрелеп барды.
Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев