Бөтендөнья Татар конгрессы оештырган V Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә 42 меңнән артык конкурсант катнашкан. Аларның 135 гала-концертка узган.
Җиңүчеләр арасында Азнакайның 6 нчы “Звездочка” балалар бакчасыннан Айлин Зәйниева (икенче урын) һәм Мәдәният йорты каршында Зөлхия Миңнеханова җитәкчелегендәге “Тылсым” балалар халык театры (икенче һәм өченче урыннар) да бар.
– Азнакайлылар ел саен әлеге мәртәбәле бәйгедә актив катнашалар һәм җиңү яулап киләләр. Бу безнең өчен чиксез горурлык, – ди Бөтендөнья Татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова.
Нет комментариев