Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенең 4 нче сезонында җиңүчеләр арасында Азнакайдан Арнис Абдуллин белән Сафуан Хәбиров та бар.
Быел бәйгегә 100 якын җыр килгән. Жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнгән. Арнис Абдулин сүзләренә Сафуан Хәбиров көй язган «Күңелле балачак» җыры шул бишлеккә кергән. Аларны ихластан котлыйбыз, яңадан-яңа иҗат үрләре телибез.
Нет комментариев