Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай урамнарын канатлы аждаһа саклый

Ел саен үзенең кар сыннары белән сөендерүче якташыбыз, НПС хезмәткәре Тәлгать Җәлилов ясаган яңа 2024 елның символы — Аждаһа быел да шәһәр халкын гына түгел, кунакларны да сөендереп тора.

Кечкенәдән рәсем ясау белән макыккан, кыш җитүгә бөтен сәләтен кар сыннары ясауга җигеп, башкаларга да бәйрәм кәефе бүләк иткән райондашыбыз аны ике көн эчендә ясап куйган иде.

— Кардан сыннар ясый башлауга 20 еллап бар инде. Балалар кечкенә чакта, аларны шатландырыйм дип, ишегалдында гына башланган эш бу. Шәһәр урамын бизәүдә кайчан катнаша башлаганым истә түгел, шулай да беренче тапкыр Татарстан мәйданында Кыш бабай белән Кар кызы сыннарын ясаганым хәтердә. Хезмәтемне күреп, кешеләр шатлана икән, бу миңа да сөенеч, — ди оста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев