Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай укучылары «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашалар

Казанда IX Республикакүләм «Сәмрух» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте

Анда ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр катнашты. «Сәмрух» премиясен тапшыру тантанасында 4 нче лицейда укучылар, Эльвира Рәфыйкова җитәкчелегендәге «Сәләт — Азнакай» клубы әгъзалары укучылары да бар иде.

— Безнең клуб 2016 елда 4 нче лицей базасында оешты. Ул актив эшчәнлек алып бара һәм сәлкешләрнең саны елдан-ел арта, — ди Эльвира Рәфыйкова.

Эльвира Рәфыйкова шулай ук «Сәләт» проектларында актив катнашкан һәм Татарстан Республикасының яшьләр хәрәкәтенә зур өлеш керткән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты
белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, быел «Сәләт» хәрәкәте башлануына 30 ел тула. Шушы вакыт эчендә бер аланнан башланган «Сәләт» хәрәкәте Татарстаннан гына түгел, милләтәшләр яшәгән барлык төбәкләрдән килгән
балаларга һәм яшьләргә зур мөмкинлекләр бирүче системага әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев