Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай сәнгать мәктәбендә укучы 71 бала кулларына таныклык алды

Район-шәһәр Мәдәният йортында Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең 59 нчы чыгарылыш кичәсе узды

Бу көнне залда, гадәттәгечә, алма төшәр урын юк иде. Район-шәһәр мәдәният йорты фойесында рәсем сәнгате бүлеге укучыларының кул эшләнмәләреннән гаҗәеп күргәзмә эшләде. Рәссамнарның күңел
халәте чагылган картиналары, осталарның кул җылысы сакланган курчаклар, күз явын алган сувенирлар белән һәркем танышып, соклануын белдерде. Шунда ук кунакларны музыкантлар каршы алып, үзләренең сәләтләре белән таң калдырдылар. Балаларны, аларның әти-әниләрен, сәнгать мәктәбе коллективын бәйрәм белән тәбрикләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова да
изге теләкләрен юлладылар.

Әлеге теләкләргә Азнакай балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Мортазина да кушылды, агымдагы елда булган уңышлар турында сөйләп, һәрдаим ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә, нефтьчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә сәнгать мәктәбендә биш юнәлеш буенча 724 бала укый, аларның 71 е быел кулларына таныклык алдылар. Бәйрәм рухында барган кичә әле бик озак дәвам итте, тамашачылар балаларның һәр чыгышын алкышлар озатып калды.

Фотоларны галереядан карап була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев